Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада бу фән буенча сынауны 7,6 меңләп кеше сайлаган. БДИ уздыруның барлык 59 пункты да видеокүзәтү системалары һәм металл рамнар белән җиһазландырылган.
Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эксперимент үткәрелә. Башка пунктлардан аермалы буларак, имтихан материалларын ябык конвертларда алып килмиләр - алар аудиторияләрдә бастырып алыначак. Шулай ук җавап бланкларын электрон рәвешкә китерү технологиясе кулланылачак. Бу экспериментта чыгарылыш сыйныф укучыларының 58е катнаша.
Шуны билгеләп үтик: җәмгыять белеме сайлауга куелган фәннәр арасында иң популяры санала. Төп дулкында әлеге фән буенча БДИда катнашу өчен 410 меңләп кеше гариза тапшырган, шуларның 380 меңләбе – мәктәпне быел тәмамлаучылар.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында имтиханны уздыру өчен барлыгы 4244 пункт ачылуы әйтелә.
БДИ барышын контрольда тоту өчен имтихан үткәрелә торган барлык төбәкләргә федераль инспекторлар һәм югарыда телгә алынган хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Моннан тыш, имтиханның ни рәвешле уздырылуын 15 меңләп җәмәгать күзәтчесе бәяли.
Җәмгыять белеменнән БДИ эше 2 өлештән тора һәм 29 биремне үз эченә ала. Укучылар имтиханны 3 сәгать 55 минутта (235 минут) эшләп өлгерергә тиеш. Канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешү өчен аларга ким дигәндә 42 балл җыярга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 22 июньнән дә соңга калмый игълан ителәчәк.