Мамадышта һөнәри белем бирү системасындагы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар

2016 елның 14 июне, сишәмбе

10 июньдә Мамадыш шәһәренең Мамадыш политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасы актуаль мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм республика көллият һәм техникумнары җитәкчеләре  катнашты. Катнашучылар 2016 елда һөнәри белем бирү оешмалары нәтиҗәлелеге мониторингы, "Яшь профессионаллар" милли чемпионаты финалы нәтиҗәләре һ.б. хакында фикер алышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International