Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) Казан эшкуарлык һәм хокук институтының дәүләт аккредитациясен тулысынча гамәлдән чыгарган.
Дәүләт аккредитациясе гамәлдән чыгарылу уку йортының барлык структур подразделениеләренә, филиалларына кагыла. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәсе үтәлмәгән очракта, андый уку йортына абитуриентлар кабул итү тыела.
Биредә студентларны әзерләү эчтәлеге һәм сыйфаты ягыннан туры килмәгәнлек төзәтелмәү дәүләт аккредитациясе йолып алынуга сәбәп буларак китерелә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вузга мәгариф эшчәнлеге алып бару хокукына лицензия бирә һәм аның мәгариф программаларын гамәлгә ашыру буена хезмәт күрсәтү хокукын раслый. Лицензия гамәлдә чыгарылса, вуз белем бирү буенча эшчәнлеген туктатырга тиеш. Дәүләт аккредитациясе булу аның эшчәнлеге федераль дәүләт стандартларына туры килүенә раслама санала. Андый аккредитация гамәлдән туктатылса яки чыгарылса, вуз белем бирү эшчәнлеген дәвам иттерә һәм үзе кабул иткән үрнәктәге документлар тапшыра ала. Әмма әлеге уку йорты Россия Мәгариф министрлыгы үрнәгендәге диплом бирә алмый, шулай ук РФ Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакытын кичектерергә дә хокуксыз. Лицензия яки дәүләт аккредитациясе туктатылган яки кулланылыштан чыгарылган очракта вузны гамәлгә куючы анда укучыларны, язмача рөхсәте белән, башка шундый югары уку йортларына, белем бирү шартлары (формасы һәм курсы, белем алган өчен түләү бәясе) сакланган хәлдә, күчерергә тиеш.