Тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын 12 фән буенча сайлап тапшыра

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстанның 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 9,9 меңнән артык укучысы биология, география, тарих, физика, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җәмгыять белеме, әдәбият, туган тел, инглиз теле, немец теле буенча төп дәүләт имтиханын сайлап алып тапшыра. Муниципаль берәмлекләрдә 76 имтихан үткәрү пункты ачылган.

Җәмгыять белемен 3750дән артык, информатиканы 1980, географияне 1900, химия, биологияне 600дән артык, әдәбиятны 500, физиканы 350, тарихны 120 укучы тапшыра. Информатика белән чит ил телен техник сәбәпләр арасында нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган укучылар яңадан бирә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International