5 меңгә якын татарстанлы база дәрәҗәсендәге математикадан бердәм дәүләт имтиханын "бишле"гә тапшырган

2016 елның 17 июне, җомга

База дәрәҗәсендәге математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырган 10 мең 675 татарстанлының 135 е икеле алган. База дәрәҗәсендәге математика биш баллы система белән бәяләнә. Аттестат алу өчен БДИны "өчле"гә язу да җитә.
Шулай итеп 4958 кеше (46,44 процент) "бишле"гә эшләгән, 4441 кеше (41,6 процент) - "дүртле"гә, 1177 кеше (11,03 процент) - "өчле"гә.
135 татарстанлы "икеле" алган. Чагыштыру өчен - узган ел 105 кеше имтихан тапшыра алмаган.
20 июньдә профиль дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан нәтиҗәләре көтелә. Быел ул 6 июньдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International