Арча яшьләре арасында талантлар эзләделәр

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Арча педагогика колледжы яны мәйданчыгында Казанның “Минем шәһәрем. Минем сәләтем” (”Мой город. Мой талант”) дип аталган “Ачык сәләтләр университеты 2.0.” проекты тәкъдим ителде. 

Татарстан Президенты башлангычы белән булдырылган Сәләтләр университеты республиканың 12 район үзәге һәм шәһәрендә мәйданчык булдырган иде. Моңа кадәр махсус трейлер 18 майдан бирле Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Актаныш, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Чистайда булырга өлгергән. Чират Арча районында.

Мондый төр университет кадрлар туплау үсешенә этәргеч булыр дип күзаллана. Нәтиҗәдә, ул киләчәктә республиканың югары нәтиҗәле икътисади нигезен тәшкил итәргә тиеш. Мобиль күргәзмә үзенә күрә белем бирү мәйданчыгы ролен башкара. Аның максаты - сәләтле яшьләргә үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтергә булышу. Шулай ук яшьләрне эшкә алырга, эшкуарлыкны үстерүдә булышырга әзер компанияләр, предприятиеләр турында белешеп була. Сәләтле яшьләрне уен квестлары уздырып та, шушы эшкә җәлеп итәләр.

“Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавабында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Спичкин чарада 250дән артык кеше катнашуын белдерде. Чарага шәһәрдә яшәүче 30 яше тулмаган яшьләр чакырылган булган. Урта мәктәпләр, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 12 яшьтән 30 яшькәчә үсмерләр һәм яшьләр килгән. Мәктәп укучыларының әти-әниләре дә булган.

Күргәзмәдә Арча районы предприятиеләре, оешмалары фән, бизнес, техник иҗат, мәдәният, спорт кебек тармаклар буенча бүленеп, экспонентлар укучы яшьләр белән диалог алып барган. Һәр тармак үсешендә нинди проблемалар барлыгын ачыклап, яшьләрдән аларны чишү юлларын ачыклаулары соралган. Биредә яшьләрне теге яки бу өлкәдә күмәк фикерләшү соралган проектлар төзергә өйрәтәләр.

Яшьләр тәкъдим иткән темалар: тау чаңгысы комплексын һәм инфраструктурасын булдыру; Мәдәният институты оештыру; район территориясендә водород ягулыгында эшли торган автомобиль прототибын әзерләү; “Ком сарае” проекты; спорт буенча Олимпия резервы һәм экологик проектлар. Шулай ук авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын автоматлаштыру проекты да булган.

О.Спичкин сүзләренчә, кагылган темалар яшьләр ягыннан спорт, ял, мәдәният, туризм юнәлешләре үсеше аеруча кызыклы булуын ачыкларга ярдәм иткән. “Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчелеге вәкиле буларак, шушы зур чараның җирлек өчен файдалы эш коэффициенты – КПДсы мөһим дип саныйм. Шуңа күрә төп игътибарны җирле ихтыяҗларга юнәлтү кирәк иде. Сәләтләр университеты – гадәти булмаган уку йорты, яшьләр өчен каралган формаль булмаган белем бирү мәйданчыгы ул”, - дип сөйләде Олег Спичкин.

Арчадагы кебек чара 16 июньдә Яшел Үзәндә үткәреләчәге билгеле – бу хакта Казанның ачык сәләтләр университеты үзенең сайты аша хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International