Сарман укучылары арасында "Шәҗәрәләр" бәйгесе уздырыла

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Сарман районында быел сентябрь аенда 5-8 сыйныф укучылары арасында “Шәҗәрәләр бәйгесе” уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кашипова хәбәр итте.

Бәйгене Әлмәт шәһәренең тарих белән шөгыльләнүче “Тамырлар” фонды белән берлектә үткәрү ниятләнә. Шулай ук аны оештыруда Сарман районы администрациясенең мәгариф бүлеге, Сарманның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее катнашачак.

“Балаларның күбесе шәҗәрәне күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә, моның серләренә төшендерү өчен, Әлмәтнең “Тамырлар” фондын чакырабыз. Алар шәҗәрәне ничек һәм ничә буынга кадәр төзү турында тәфсилләп өйрәтәчәкләр. Алар бу мәсьәләдә чын профессионаллар”, - дип белдерде Дания Кашипова. Әлмәт белгечләре укучыларны район мәктәпләрендә һәм музейда үзәкләштерелгән төстә укытачак.

“Укучыларны тарих белән кызыксындырырга тырышабыз, аларның нәсел җепләрен барлавын телибез. Укуларның нәтиҗәсе буларак, бәйге үткәреләчәк. Укучылар анда үз проектларын күрсәтәчәк. Шәҗәрә агачын ясыймы, яки башка формадамы – кыскасы, иҗатны чикләмибез. Төрле буын ата-бабалары турында мәгълүмат, белешмә бирелүе шарт булачак. Исем язып куюның гына файдасын күрмибез. Бәлки, кайсыдыр нәселләрнең гаилә гербы яки тамгасы бардыр. Аларны да сурәт рәвешендә тапшырырга була”, - дип билгеләп үтте Дания Кашипова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International