Татарстанның 7570 мәктәп укучысы бүген химия һәм физика буенча БДИ тапшыра. Бу – БДИның төп дулкыны кысаларындагы соңгы имтихан булып тора. Имтихан нәтиҗәләре 4-нче июльгә кадәр билгеле булачак.
Химиядән БДИны 2513 кеше тапшырачак, физика буенча – 5060 кеше. Имтиханнар Россиянең барлык субъектларында да үткәрелә, имтихан меңнән артык җәмәгать эшлеклесе, ике меңнән артык онлайн-күзәтүче һәм 140-тан артык федераль эксперт контроле астында үтә.
Ике предмет буенча да 36-дан да кимрәк булмаган балл җыярга кирәк. Имтиханнарда калькулятордан файдаланырга мөмкин.