Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле буенча имтиханны яңадан тапшыра.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 21 июнь көнне төп дәүләт имтиханыннан рус теле һәм математика буенча "икеле" билгесе алучылар - 199 укучы рус телен, 3151е математиканы кабат тапшыра.
Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 38 имтихан үткәрү пункты ачыла.