Математика буенча профиль дәрәҗәдәге 2016 елгы БДИ нәтиҗәләре мәгълүм булды. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханны 6 июнь көнне тапшырган иде.
Профиль дәрәҗәдәге имтиханны 11 мең 157 кеше биргән, аларның 13е 100 балл җыйган, ә 593е - 80 балл.
883 укучы 7,91 (процент) минималь баскычны уза алмаган. Билгеләре белән килешмәүчеләрнең конфликт комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, апелляция бирү өчен 2 көн вакыты бар. Имтиханны өстәмә вакытта - 28 яки 30 июнь көнне тапшырып булачак. Әмма бу мөмкинлек рус теле буенча БДИны уңышлы тапшыручыларга гына бирелә.