Татарстанда татарлар өчен "Дуслык" төбәкара балалар сменасы ачылды

2016 елның 25 июне, шимбә

23 июньдә  "Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар балалары өчен "Дуслык" төбәкара сменасы ачылды.

Төбәкара смена 8 июльгә кадәр гамәлдә була. Сменада Россиянең 23 төбәгеннән һәм 3 чит илдән - Казакъстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстаннан - барлыгы 300ләп укучы катнаша. Алар арасында - олимпиада, конкурсларда җиңүчеләр, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары. 

"Дуслык" сменасында катнашучылар өчен галимнәр, вуз укытучылары, язучылар, республиканың сәләтле яшьләре белән очрашулар була. Алар шулай ук Кырлайда, Казанның истәлекле урыннарында экскурсияләрдә булачак, татар телендәге спектакльләр караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International