Казан вертолет заводының җыю цехында чыгарылыш кичәсе була

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

27 июньдә Казан вертолет заводы территориясендә 8 нче номерлы гуманитар гимназиянең предприятие шефлыгындагы физика-математика сыйныфы өчен традицион чыгарылыш кичәсе узачак.

Чыгарылыш кичәсе предприятиенең җыю цехында уздырылачак. КВЗ 8 нче номерлы гимназиягә яшь белгечләрне вертолет төзү тармагына юнәлдерү һәм җәлеп итү программасы кысаларында ярдәм итә. Завод инициативасы белән 2009 елдан башлап гимназиядә физиканы һәм математиканы тирәнтен өйрәнү буенча "вертолет" сыйныфлары ачылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International