24 июнь – физика, биология, тарих һәм әдәбият буенча БДИ тапшыру өчен резерв көн

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

24-нче июньдә Россиядә 2016 елгы БДИ тапшыру өчен резерв көн булып тора. Чыгарылыш сыйныф укучылары физика, биология, тарих һәм әдәбият буенча имтихан тапшыра алачаклар.

Резерв көнне имтиханга – төп имтиханга авыру, шулай ук җитди сәбәпләр аркасында килә алмаган, шулай ук имтихан уздыру тәртибен бозу аркасында нәтиҗәләре исәпкә алынмаган укучылар кертелә, дип хәбәр итә Россия мәгариф күзәтчелеге матбугат хезмәте.

Резерв көнне имтиханнар төп имтихан бирү тәртибендә үтә. 2016 елгы БДИ тапшыру өчен резерв көннәр 30-нчы июньгә кадәр дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International