Актаныш районында Россия төбәкләрендәге милли мәктәп укучылары өчен профиль смена ачылды

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

25 июньдә Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе базасында Россия Федерациясе регионнарында яшәүче балалар өчен төбәкара "Бүләк" милли-мәдәни профиль сменасы ачылу тантанасы узды. Агымдагы елда әлеге смена 22 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 13 төбәгеннән килгән олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре, балалар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре активистлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International