Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар резерв көннәрендә рус теле буенча БДИ тапшыра

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген 4 меңнән артык, шул исәптән быел мәктәпне тәмамлаучы 3 меңләп кеше, резерв көннәрендә рус теле буенча БДИ тапшыра. Барлыгы 725 имтихан үткәрү пункты ачылган, дип хәбәр ителгән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек  буенча федераль хезмәт сайтында.

Искәртеп узабыз: мәҗбүри фәннәрнең берсе (рус теле яки математика) буенча икеле алган, имтиханда документ белән расланган авыру яки башка нигезле сәбәп аркасында катнашмаган, шулай ук нәтиҗәләре тест үткәрү тәртибен бозган өчен оештыручылар яки башка җаваплы затлар тарафыннан гамәлдән чыгарылган укучылар БДИ тапшыра ала.

3 сәгать 30 минут вакыт эчендә БДИда катнашучылар 25 бирем үтәргә тиеш. Аттестат алу өчен кимендә 24 балл җыярга кирәк.

"Моннан тыш, рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен вузга теләсә нинди әзерлек юнәлеше (белгечлек) буенча укырга кергәндә тәкъдим итәргә кирәк. Вузлар әлеге фән буенча 36 баллдан да кимрәк узу баскычын билгели алмый", - диелгән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International