Россия 2018 елда Бөтендөнья роботлар олимпиадасы финалын (World Robot Olympiad, WRO) үткәрүгә заявка бирәчәк. Бүген бу хакта Иннополиста журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.
Ул билгеләп узганча, Россиянең андый тәҗрибәсе бар инде - 2014 елда Бөтендөнья олимпиадасының финалы Сочида узган иде.
"Без 2018 елда Бөтендөнья роботлар олимпиадасы финалын үткәрүгә заявка бирергә ниятлибез, - диде Никифоров. - Иннополистагы хезмәттәшләребез аны үз мәйданчыкларында үткәрергә риза булды. Бу бик җитди халыкара хәрәкәт, анда йөздән артык ил катнаша. Без моны инженер профессияләрен популярлаштыру һәм программалаштыру эшчәнлегенә яшьләрне бәлеп итү күзлегеннән, зур роль уйный дип саныйбыз".
"Бездә уңыш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм", - дип өстәде федераль министр.
Аның сүзләренчә, заявкалар быел каралачак.
"Татарстанда олимпиаданы үткәрү өчен бөтен шартлар да бар, дип саныйм. Иннополис бүген үк мондый чараларны кабул итәргә әзер. Кирәкле барлык инфраструктура да бар", - диде Н.Никифоров.
ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та шундый ук фикердә. "Без әле генә Бөтенроссия робот техникасы буенча олимпиада ачылышында катнаштык. Спорт комплексы залында 1 меңгә якын кеше җыелды. Алга таба да тырышачакбыз", - диде ул.