Бүген Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачыла. Анда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә, дип хәбәр ителгән Иннополис университеты сайтында.
Илкүләм сайлау этабы биремнәре быел "Калдыкларга каршы көрәш!" темасына багышлана. Максаты - робот техникасы хәрәкәтендә катнашучыларны әйләнә-тирә мохит пычрану проблемалары турында уйланырга этәрү.
25-26 июнь көнне Иннополиста узачак ярышларда Россиянең 51 төбәге һәм Украинаның бер төбәгеннән килгән 577 бала катнашачак, алар күпсанлы төбәк сайлап алу ярышларын узган.
Бәйгедә планетабызны пычранудан сакларга һәм чүп-чарга каршы көрәш проблемасын хәл итәргә тиешле робот техникасы комплексларын, футбол кыры һәм боулинг мәйданчыгында роботлар матчын, пилотсыз автомобильләр һәм юл күренешен сурәтләгән махсус полигонны, су астында биремнәр үтәргә сәләтле акыллы механизмнарны күреп булачак.
Иң яхшы робот техникларын Иннополис университетына әзерлек җыеннарына чакырачаклар. Алар Һиндстанда узачак Бөтендөнья робот олимпиадасында илебез данын якларга тиешле команда составына кертеләчәк.