Татарстанның яшь галимнәренә В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясе тапшырылачак

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указны имзалады.  2016 елгы лауреатларга премияләр ТР Фәннәр академиясе президиумының 30 июньдә Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вячеслав Алемасовның туган көне алдыннан узачак  утырышында тапшырыла.

2016 елда В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясенә техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КХТИ доценты Тимур Билалов; "Хуҗамәт ремонт-механика заводы" ААҖның (ТРның Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы) баш инженеры, баш конструкторы Айрат Гыймадиев; техник фәннәр кандидаты, КИТТУ-КАИның "Энергия нәтиҗәле технологияләр" фәнни-тикшеренү институты директоры Ришат Сәлахов лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International