Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы җәйге аланга чакыра

2016 елның 25 июне, шимбә

Татарстанның “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” – ШТК балалар һәм яшьләр оешмасы 13-30 августта җәйге алан оештыра.

Аланны Яшел Үзән районындагы “Пионер” базасында оештыру ниятләнә. Анда республиканың төрле районнарыннан 12-17 яшьлек 120ләп үсмер катнашуы көтелә. 18 көн дәвамында егетләргә һәм кызларга, ял итүдән кала, белем алу мөмкинлеге дә булдырыла. Чит ил телләре, менталь арифметика, робот техникасы юнәлешләре буенча дәресләр үткәрү ниятләнә. Моннан тыш, яшьләр үзләрен шаяннар һәм тапкырлар клубында, театр мәктәбендә, кино төшерү һәм монтажлау курсларында сынап карый алачак. Тренинглар, мастер-класслар, экскурсияләр, төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру күздә тотыла, дип билгеләп үтте Алинә Әкрамова. Шулай да, аның сүзләренчә, аланның төп максаты – яшьләрнең милли рухын баету. Шуңа күрә программада татар теле һәм әдәбияты, татар халкының гореф-гадәтләре, милли тарих буенча да интерактив форматта дәресләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International