Иннополис университетына киләсе уку елына 58 ил абитуриентларыннан гариза алынган

2016 елның 25 июне, шимбә

 Иннополис университетына киләсе уку елына 58 ил абитуриентларыннан гаризалар алынган. Бүген бу хакта журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

"Иннополис университетына киләсе уку елына 58 ил абитуриентларыннан заявка алынды, - диде ул. - Киләсе елда университетта 20-30 ил вәкиле белем алыр дип уйлыйм".

"Без ачык булырга, талантларны бөтен дөньядан җәлеп итәргә тиеш. Аларның кайберләре биредә яшәргә һәм эшләргә калачак, ә кайберләре, хәтта үз иленә кайтып китсә дә, хезмәттәшләре белән элемтәдә торачак. Бу глобаль бизнесны уртак алып бару, проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ача", - дип ассызыклады РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры.

Россия мәгариф һәм фән министры Вениамин Каганов, үз чиратында, соңгы ике елда ил вузларында көндезге программалар буенча белем алучы чит ил студентларының 40 мең кешегә артып, елына 183 мең кешегә җитүен әйтте.

Быел Иннополис университетына 275 студент кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International