Татарстан Президенты Монголия тышкы эшләре министры белән фән һәм мәгариф элемтәләрен үстерү турында фикер алышты

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия тышкы эшләре министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия - Монголия хөкүмәтара комиссия рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

Очрашуда хезмәттәшлекне ныгыту һәм үзара сәүдә әйләнешен арттыру мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов һәм Лундэгийн Пурэвсурэн фән һәм мәгариф өлкәсендә багланышлар турында да сөйләштеләр.

"Без элемтәләребезне киңәйтергә телибез. Күп төрле кызыклы юнәлешләр бар. Делегациябез составында ике эре нефть компаниясе - "Татнефть" һәм "ТАИФ", шулай ук Россиядәге алдынгы машина төзелеше производствосы - "КАМАЗ" предприятиесе вәкилләре бар, - диде ТР Президенты. - Алданрак мин Татарстан-Монголия эшлекле форумында катнаштым. Ирешкән килешүләрне ныгыту өчен Монголия эшмәкәрләренең Татарстанга сәфәрен оештырырга кирәк".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Монголия бүген туристлар өчен кызыклы. Татарстан кешеләренә дә әлеге юнәлеш ошый, диде ул. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов, Монголия делегациясенең Казанга визиты вакытында Чыңгызхан ватаны турында презентация оештыруны тәкъдим итте. "Татар һәм монгол халыкларының тарихи элемтәләрен исәпкә алсак, бу бигрәк тә актуаль", - диде ТР Президенты.

Лундэгийн Пурэвсурэн быел Россия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуны искәртте. Татарстан Республикасы РФнең алдынгы төбәге буларак хезмәттәшлек өчен кызыклы, дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International