Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов һәм Егор Сафин яшь инспекторлар арасында узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2011” Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган. Конкурс өч көн барган. Анда Россия төбәкләреннән 300 дән артык укучы катнашкан.
Кичә аэропортта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов укучыларны каршы алды.
Агымдагы елның көзендә безнең җиңүчеләр, икенче урынны алган Липецк өлкәсе командасы белән бергә, Чехиядә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча Европа конкурсында Россия данын яклаячак.