БДИ нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясен "Татар-информ" сайтында карап була

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

30  июньдә  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Вазгыяти-мәгълүмати үзәгендә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе була. .

Матбугат конференциясендә видеокүзәтүне оештыру, махсус элемтә белән материалларны китерү, БДИ үткәрү пунктларында контроль-исәпләү материалларын бастыру һәм сканерлаудан файдалану турындагы мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук чара барышында БДИ-2016да югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар арасында конкурс башлану турында да игълан ителер дип көтелә.

Матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясен "Татар-информ" агентлыгы сайтында карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International