Яңа уку елында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында татар төркеме ачыла. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә әлеге уку йорты директорының укыту-методик эшчәнлеге буенча урынбасары Гүзәлия Җамалиева хәбәр итте
“Моннан дистә ел чамасы элек техникумда татар балаларының туган телдә белем алу мөмкинлеге бар иде, татар төркемнәре эшләде. Быел, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән, бу эшчәнлек торгызыла. “Органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчысы-операторы” һөнәре буенча татар төркеменә студентлар кабул итәбез”, – дип билгеләп үтте ул. Төркемдә 25 студент белем алуы планлаштырыла.
Абитуриентлар арасында татарча укырга теләүчеләр бар, кабул ителгән гаризалар шул хакта сөйли. Аларның күбесе – татар мәктәпләрен тәмамлаган авыл балалары.
Хәзерге вакытта укыту-методик тәэминат мәсьәләсе хәл ителә. Техникумның татарча белем бирү тәҗрибәсе булганлыктан, аерым атарча дәреслекләр бар. Булмаганнары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәэмин итәр дигән өмет бар, кайберләрен үзебез тәрҗемә итәчәкбез. Шуңа бу мәсьәләдә әллә ни авырлыклар булмас. Татар телендә укытырлык педагогик кадрларыбыз да җитәрлек, дип сөйләде Гүзәлия Җамалиева.
51 ел дәвамында уку йорты предприятиеләр өчен 40 меңләп белгеч әзерләгән. Студентлар бушлай тулай торак, практика узу урыннары белән тәэмин ителә. Техникумны тәмамлаучыларның “Нижнекамскнефтехим”, “Танеко”, “Таиф-НК” кебек предприятиеләргә эшкә урнашу мөмкинлеге зур. Уку йортында шулай ук технологик процесс һәм компрессорлар машинисты, слесарь, эретеп ябыштыручы, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре, технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру, органик матдәләрнең химик технологиясе, токарь кебек һөнәрләрне үзләштерегә мөмкин.