Республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

13 июньдә республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре уку йортларына зур ярдәм күрсәтә.

Лаеш районында да мондый тәҗрибә бар. Мәктәпләрне оешмалар үз шефлыгына алды. Әйтик, Столбище мәктәбенә бер предприятие яктырткычлар алырга һәм урнаштырырга дип 500 мең сум акча бүлеп биргән. Ә Нармонка мәктәбен тәмалаучылар спорт залын ремонтларга ярдәм иткән.

Элеккеге укучыларның күбесе туган мәктәбе өчен игелекле гамәлләр кылырга ашыга. Эшмәктәрме, гади хезмәт кешесеме – аңа карап тормыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International