Татарстанда билингваль балалар бакчалары топ-30ын билгеләделәр

2016 елның 1 июле, җомга

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде. Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк.

Искәртеп үтик: конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнаша. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 30 балалар бакчасын билгеләде, аннары алар 24-27 июньдә Казанда конкурс финалында катнаштылар. Балалар бакчалары җитәкчеләре мәктәпкәчә балаларның билингваль белеме буенча үз концепцияләрен тәкъдим иттеләр.

Казанда Топ-30га Совет районының 261 нче балалар бакчасы, Мәскәү районының 126 нчы балалар бакчасы, Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасының Балаларны акыл ягыннан үстерү үзәге, Яңа Савин районы 99 нчы балалар бакчасы, Вахитов районы 24 нче балалар бакчасы кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International