Казанның 2 нче номерлы лицей-интернаты “Инициативалы инновацион проект” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2016 елның 26 июне, якшәмбе

Казанның 2 нче номерлы лицей-интернаты “Инициативалы инновацион проект” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бәйге Россия Федерациясенең мәгариф системасын үстерү федераль максатчан программасы һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бу җиңү лицейның мәктәп бизнес-инкубаторы үсешен финансау мөмкинлеге бирәчәк.

Лицей-интернат директорының мәгълүматлаштыру буенча урынбасары Руслан Галимов “Татар-информ” МА корреспондентына хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да, берничә катнашучы булган.

Лицей-интернат конкурста мәктәп укучыларына формаль булмаган ысуллар белән белем бирү концепциясен тәкъдим иткән. Бу ысулны 2 нче номерлы лицейда быел эксперимент рәвешендә файдаланышка керткәннәр. “Без “Мәктәп бизнес инкубаторы” дигән проектны гамәлгә ашыра башладык. Ул укучыларга проектларны тормышка ашырырга, төрле тикшеренүләр уздырырга мөмкинлек бирә. Без уку системасында күбрәк гамәли өлешкә игътибар бирергә тырышабыз”, - диде мәктәп директоры урынбасары. Аның фикеренчә, әлеге тикшеренүләр укучыларга өстәмә белем бирергә, укуга кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Идеяләр дә, балалар кебек үк, төрле була. Кемдер алар ярдәмендә акча эшләсә, икенче берәүләр конкурсларда катнаша. Лицейда ясаган тикшеренүләрне һәм проектларны рәсми теркәү ягыннан кыенлыклар юк, бу мәсьәләнең юридик ягы инде чишелгән, дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез. Укучылар эшләгән зур проектларның берсе “Хәрәкәт” дип атала. Ул лицей укучылары тарафыннан эшләнгән, татар телендәге катлауландырылган уен. Елга әлеге белем бирү учреждениесендә 10-12 идея тормышка ашырыла. “Безнең концепция буенча, әлеге проектларның кимендә 3-5се югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Якын киләчәктә тагын берничәсен гамәлгә ашырырга ниятлибез. Алар шулай ук бизнес белән бәйле”, - диде Руслан Галимов.

Бәйгедә җиңгән өчен алынган 500 мең сумны алар яңа проектларга тотарга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International