Бөтенроссия кинематография институты ТР мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен максатчан урыннар калдырган

2016 елның 10 июне, җомга

С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия кинематография институты максатчан урыннарда укырга теләгән татарстанлыларны конкурска чакыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

14 июнь көнне 15.00дә министрлык бинасында (Пушкин ур., 33/66, 201 нче каб.) сайлап алуның беренче этабы була. Конкурста катнашучылардан гаризалар әлеге министрлыкның кинематография секторында 14 июньгә кадәр кабул ителә. Гариза формасы министрлык сайтында бирелгән. 

Укырга керергә теләүчеләр үзләре белән әзер эшләр алып килергә тиеш була. Бу видеоклиплар, синопсислар, сценарийлар, фотографияләр, кино-, телепроектлар булырга мөмкин. Уку йортлары, иҗат студияләре җитәкчеләреннән, эш бирүчеләрдән юлламалар хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International