Нурлатта тәрбиягә алынган авыл балалары өчен Сабан туе үткәрелгән

2016 елның 25 июне, шимбә

Нурлатның Иске һәм Түбән Чаллы авылларында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар өчен Сабан туе уздырдылар. Районда мондый күңел ачу чарасы 2008 елдан бирле оештырыла. Быел 10 гаиләдә яшәүче 30 га якын бала катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.

Бәйрәмне район башкарма комитетның опека һәм иганәчәлек бүлеге һәм асрамага алган балалар клубы үткәрә. Бәхетне чит гаиләдә тапкан балаларны котларга район җитәкчеләр, футболчылар килгән иде. Һәр балага татлы ризыклар өләшенде. Бу балалар район гына гына түгел, республика дәрәҗәсендә ярышларда катнашып, җиңүләр яулый икән.

"Күңелле стартлар”, төрле бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп күңел ачты. Тәннәренә рәсем төшерергә теләүчеләр өчен тату-салон эшләде. Балалар үзләре дә флеш-моб тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International