«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын үтәгән Зәй районының 11-15 яшьлек 505 укучысына алтын, көмеш, бронза билгеләре тапшырыла.
Мәктәп яны лагерьларында ял итүче 200 укучы ГТО мактаулы билгеләрен тантаналы шартларда алды. Ә шәһәр читендәге һәм илнең башка урыннарындагы лагерьларда ял итүче балаларга әлеге дәрәҗәле билгеләр 1 сентябрьдә, мәктәпләргә танылган спортчыларны, спорт ветераннарын чакырып.