13 июльдә Әлмәт районында урнашкан "Дружба" балаларны сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы ачылу тантанасы узачак. Олимпиадада Татарстаннан 35 команда, Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан һәм Казахстан Республикасының Усть-Каменогорск шәһәреннән берешәр команда катнаша.
Ачык кыр олимпиадасы 17 июльдә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар Әлмәт районында "Дружба" һәм "Солнечный" балаларны сәламәтләндерү лагерьлары базаларында узачак.