"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республикакүләм акциясе

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, акция 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оешкан иде.
Татарстанда 2016 елның беренче яртыеллыгында 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан. Барлыгы 5 360 150 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International