4-8 нче октябрьдә Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы узачак. Ул 600 дән артык катнашучына җыячак, алар арасында: мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, методистлар һәм галимнәр булачак. Бу турыда 19нчы сентябрьдә узган брифингта Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте башкарма директоры Наталья Брунова, Казан федераль университетының рус һәм чит ил филологиясе бүлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтшина, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Тамара Федорова сөләделәр.
Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессын үткәрү бик зур әһәмияткә ия. Татарстан бу хокукка узган елны конкурслы сайлар алуда лаек булды. Соңгы елларда Республика бик күп зур чарадар үткзрде, шул исәптән фәнни-белем бирү буенча да. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте - Россиядә рус теле укытучыларының иң зур һөнәри бердәмлеге, безнең илдә һәм чит илләрдә рус телен үстерү буенча иң авторитетлы иҗтимагый оешма.