Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты өченче ел рәттән уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы “Мәдәни көндәлек“ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен шунда теркәп барды. Бу көннәрдә Әгерңе районының 1708 башлангыч сыйныф укучысына янә “Мәдәни көндәлек“ләр тапшырылды. Әлеге укучыларның 396сы, ягъни 1 нче сыйныфка кергән малай һәм кызлар, бу көндәлекне тәүге тапкыр кулларына алды. Шул уңайдан кичә балалар китапханәсендә укучылар өчен Бердәм мәдәният дәресе уздырылды, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.
Иң беренче булып китапханәгә 4 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр аларны Татарстанның мәдәни урыннары – музей, китапханә, театрлар буенча сәяхәт иттерделәр, “Мәдәни көндәлек“ белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар, укучыларны төрле бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.
Соңыннан балалар Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк“ әкиятен тамаша кылды.