Чара "Россия сегодня" Халыкара мәгълүматлык агентлыгында 2016 няы елның 21 нче сентябрендә узачак.
Пресс-конференциядә Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасына старт бирәчәк.
Татарстан Республикасы инде дүрт ел рәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, 24 фән буенча үткәрелүче Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 3нче урынны яулап килә.
2016 нчы елда республикабыз дәрәҗәсен 23 муниципаль берәмлектән 251 вәкил яклады.
Татарстан җыелма командасы 141 призлы урын яулады, узган елга караганда бу 32 урынга күбрәк.
2015-2016 нчы уку елында аеруча уңышларга экология, математика, химия, ТИН, информатика, технология, хокук фәннәре буенча командалар иреште.