Татарстанда беренче тапкыр Балалар һәм яшьләр театры фестивале уздырылачак

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү"  дәүләт программасы кысаларында республикада 3-17 яшьлек балалар арасында Балалар һәм яшьләр театры феситавеле уздырыла.

Фестивальне уздыру максаты - балаларда рухи мәдәниятне үстерү һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Иң яхшы театраль коллективларны сайлау берничә этапта узачак, җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк. 

Беренче этап - муниципаль - сентябрьдә башлана һәм 15нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенчесе - видеоформатта. Финалистларга жюри урыннарда бәя бирәчәк. Тамашалар Чистай, Арча районнарында, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 2016ные елның 8нче декабрендә К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында булачак.

Фестиваль турында тулырак монда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International