Россия мәктәпләрендә янә астрономия укытырга ниятлиләр

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде.

О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде. Шул ук вакытта министр әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

Астрономия мәктәп программасыннан 2008 елда алынды, хәзер аның элементлары география һәм физика дәресләрендә өйрәнелә. Бу карар ул вакыттагы дәреслекләрнең урта белем бирү учреждениеләрендә куллануга кертелмәү аркасында кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International