27нче сентябрь көнне Челябинск шәһәренең Рус-Британ идарә институтында EuroSkills-2016 бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу туры тәмамланды. EuroSkills-2016 бәйгесе Гётеборг шәһәрендә 2016нчы елның 1-3нче декабрь көннәрендә узачак.
Сайлап алу чемпионаты "Күрсәтмәле мерчендайзинг" һәм "Отель белән җитәкчелек итү" белгечлекләре буенча узды. "Отель белән җитәкчелек итү" белгечлеге буенча ярышта катнашучыларга бу өлкәдә белдекле экспертлар 100дән артык критерийга карап бәя бирде, ә отельерларның белем ныклыгын гаугалы туристлар һәм нәзберек клиентлар ролен уйнаучы тәҗрибәле артистлар тикшерде. Безнең Халыкара сервис көллияте студенткасы Ксения Петухова катлаулы көрәштә беренче урын яулады. Җиңүен ул Челябинсктан килгән катнашучы белән бүлде. Хәзер Ксения җыелма команда составында декабрьдә Швециягә Халыкара финалга Россия данын якларга барачак.
Ике җиңүченең бәйгегә кайсысы төп конкурсант, ә кайсысы запас катнашучы буларак барачагын әзерләнү этабында хәл итәчәкләр. Без Ксенияне лаеклы җиңүе белән тәбрик итәбез һәм аңа алда тагын да зур уңышлар телибез!
Euroskills - һөнәри белем алучы студентлар учен Халыкара һөнәри белгечлек чемпионаты. Ел саен анда 75 ил вәкиле катнаша.