Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Өч көн дәвамында Россиянең 85 регионыннан килгән укытучылар Самараның ике мәктәбендә ачык дәрес күрсәттеләр. Татарстанны Казанның 90нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов тәкъдим итә. Ул ярышларның беренче көнендә - 25нче сентябрьдә чыгыш ясады. Хәзерге вакытта конкурс сынаулары әле дәвам итә. Аларның нәтиҗәсеп буенча 28нче сентябрьдә 15 лауреат билгеле булачак. Алар җиңү өчен көрәшне шулай ук Самарада узачак икенче этапта дәвам итәчәкләр. Бәйгенең абсолют җиңүчесе Мәскәүдә Укытучылар көне алдыннан игълан ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, илебезнең мөгаллимнәр өчен иң мөһим бәйгесендә узган елны Самара укытучысы Сергей Кочережконың җиңү яулавы нәтиҗәсендә, быел федераль этап Самара шәһәрендә уза. Тарихта беренче тапкыр бәйгедә быел 85 регион вәкиле катнаша.