Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде. 

"Безнең хәзерге вакытта эшче төркем булдырылды. Без 9нчы сыйныфларга телдән бирү өлеше моделен кертүне апробациялибез. Анда берничә модель бар, алар турында Россия фәннәр академиясе президенты Людмила Алексеевна Вербицикая белән фикер алыштык инде. Тулаем алганда, ул бу алымнарны хуплады. Һәм инде ноябрьдә үк Россия фәннәр академиясендә бу модельләрне фикер алышу өчен тәкъдим итү көтелә",-диде Кравцов.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, регионнар  министрларының Бөтенроссия җыелышында чыгыш ясаганда, рус теле буенча БДИның телдән бирү өлеше, тугызынчы сыйныфларда тикшереп карау яхшы нәтиҗәләр биргән очракта, инде киләсе уку елында ук кертелергә мөмкинлеген хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International