Бүген, белем бирү оешмаларының иң яхшы җитәкчеләре һәм укытучыларыннан торган Татарстан делегациясе Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче тантанада катнашачаклар. Шулай ук бүген "Россиянең ел укытучысы" - 2016 Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булачак. исегезгә төшерәбез, Казанның 90нчы гимназиясе укытучысы Иван Филатов Россиянең 15 иң яхшы укытучысы исемлегенә керде. Ул Россия Президенты Владимир путин белән очрашуда катнашачак.