Яшел үзәндә I ачык журналист эшләре бәйгесенә йомгак ясаячаклар

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2016нчы елның 4нче октябрендә Яшел Үзәндә "ПОЗиС" акционерлык җәмгыяте җирлегендә  "Заводлар эшләгәндә - ил яши" I ачык журналист эшләре бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Яшьләр арасында һөнәри белгечлекләрне популярлаштыру максатыннан оештырылучы бу бәйге беренче тапкыр уздырылды. Анда 100гә якын журналист катнашты. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында Россия машина төзүчеләр союзы бу бәйгенең оештыручысы булып тора. Бәйгене максаты - урта һәм югары һөнәри белем бирүне үстерүгә һәм яңартуга юнәлтелгән  дәүләт һәм республика предприятиеләренең инициативасын яктыртуның иң яхшы тәҗрбәсен таратуга, бу темаларны яктыртучы журналистларга теләктәшлек күрсәтү.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия машина төзүчеләр союзы рәисе, АҖ "ПОЗиС" генераль директоры Радик Хәсанов катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International