2016 нчы елның 28 сентябрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Язучы дәрес бирә” II республикакүләм белем бирү проекты уздырылды.
Яшь буыннда татр әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан 2015нче елдан Татарстанда Язучылар берлеге теләктәшлегендә “Язучы дәрес бирә” республикакүләм белем бирү проекты уздырыла. Быелгы чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Йолдыз Шәрәпова, Җәмилә Әхтәмова, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән, Нәҗибә Сафина, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Фәнил Гыйләҗев катнашты. Алар Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Саба, Питрәч районнарыннан килгән башлангыч класслар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Арча педагогика көллияте студентларына “Әдәбиятта - Укытучы образы” дигән темага ачык күрсәттеләр. Каләм ияләре үткәргән дәресләр белем бирү ягыннан да, тәрбия ягыннан да, студентларны, гимназия сыйныфы укучыларын укытучы һөнәренә әзерләү ягыннан зур әһәмияткә ия. Чара көллиятнең актлар залында студентлар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция һәм язучыларның ялкынлы чыгышлары белән тәмамланды.