Бу елны Түбән Камада мөгаллимнәр конференциясе шәһәргә 50 ел тулу кысаларында үткәрелде. Сарайның фойесында оештырылган күргәзмә шулай ук бу мөһим датага багышланган иде. Кызыксынучылар мәктәпкәчә белем бирү тарихы белән таныша алды.
Сәхнәдә беренче булып чыгыш ясаган балалар да шушы темага кагылдылар. Алар, тамашачылар кебек үк, беренче балалар бакчасының нинди булуы белән кызыксындылар. Ул кечкенә генә булган, һәм анда бары берничә бала йөргән. Ә хәзер шәһәрдә 95 балалар бакчасы эшли, анда 18 мең бала тәрбияләнә.
Түбән Камада мәктәпкәчә белем бирүнең ничек үсүе турында Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова да сөйләп узды:
-Ерак 1962нче елда Төззүчеләр поселогындагы бер катлы бинада балалар тавышы яңгырый башлады. Бу 40 урынлык беренче балалар бакчасы иде. 10 ел диярлек узгач кына балалар бакчасын интенсив рәвештә төзи башладылар. Аларга ихтыяҗ бик зур иде, төркемнәргә 40лап бала йөрде.
Түбән Кама республикадагы зур шәһәрләр арасында мәктәпкәчә белем бирү тармаклануы буенча алда бара. Төркемнәрдә уртача 23 бала тәрбияләнә.
Соңгы берничә ел эчендә 1500 урынлык җиде балалар бакчасы төзелде. Узган ике ел эчендә 4 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Якын арада республика капиталь ремонт программасына кергән тагын берничә бакча бу эстафетаны кабул итеп алачак.
Киңәшмәдә белгечләр узган эшләргә йомгак ясадылар, яңа технолоияләр кертү, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ике дәүләт телен-рус һәм татар телен укыту кыенлыклары буенча фикер алыштылар. Очрашу иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә мактау грамоталары бирү белән тәмамланды.