4нче октябрьдә Зур этнографик диктант уза

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Иртәгә, 4нче октябрьдә, 11 сәгатьтә бөтен Россия  "Зур этнографик диктант" I Россиякүләм  акциядә катнашачак. 550дән артык мәйданчыкта 15 яшьтән зур барлык теләүчеләр өчен 30 сораудан торган тест әзерләнәчәк. Татарстанда тест узу өчен 21 районда мәйданчык әзерләнгән: Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Кукмара, Чирмешән, Балтач, Чүпрәле, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногрск. Катнашучыларга авырлыгы буенча бер дәрәҗәдә булган тест биремнәре таратылачак, ул ике өлештән тора: федераль һәм региональ сораулар. Биремнәрне билгеле вакыт эчендә үтәргә кирәк була. Барлык сорауларга да дөрес җавап биреп җәмгысе 100 балл җыярга мөмкин.

Мәйданчыкларга бара алмаучылар өчен Зур этнографик диктантның рәсми сайтында ( www.miretno )13:00 сәгатьтән башлап тестларны онлайн узарга мөмкин була. Тест нәтиҗәләрен, биремнәргә дөрес җавапларны шулай ук бу сайттан табарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International