Россиякүләм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру бәйгесенә йомгак ясалды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Россиякүләм белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру эшчәлеге бәйгесенә йомгак ясалды. Казан милли тикшеренү технология университетының Түбән Кама филиалы "Сәламәт яшәү рәвешен һөнәри белем бирү йортларында, югары белем бирү йортларында формалаштыру" номинациясендә беренче урын, Казан сәүдә-икътисад техникумы шушы ук номинация икенче урын яуладылар. Финалист дипломы шулай ук Зәй районының 6нчы мәктәбенә, Түбән Кама нефтехимия көллиятенә,Яшел Үзәннең "Солнышко" 4нче номерлы балалар бакчасына да тапшырылды.

Финалда барлыгы Россиянең 13 регионыннан 27 белем бирү оешмасы катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International