Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы үз эшен төгәлләде.
Бүген конгрессны ябу тантанасы уздырылды. Йомгаклау сүзе белән Россия Мәгариф академиясе Президенты Людмила Вербицкая чыгыш ясады.
V конгресста 530дан артык белгеч катнашты: Россиянең 58 шәһәреннән мәктәп һәм югары уку йорты мөгаллимнәре, методистлар, галимнәр, мәдәният белгечләре, федераль һәм региональ хакимият, нәшрият вәкилләре һ.б.
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы, һичшиксез, рус телечеләре өчен "ел вакыйгасына" әверелде.
Секция һәм түгәрәк өстәл утырышларында катнашучылар Россия Федерациндә рус теле һәм әдәбиятын үстерү, укыту һәм өйрәнүнең яңа алымнары, заманча идеологияләре турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә шулай ук халыкның филологик грамоталылыгы, уку һәм сөйләшү сәнгате дәрәҗәсен үстерү, укыту программаларын һәм белем бирү стандартларын камилләштерү, балалар һәм яшьләрне рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә омтылдыру кебек сораулар да бар иде.
Моннан тыш, конгресста катнашучылар Арча, Балтач һәм Казан мәктәпләрендә дә булдылар.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Русский мир" фонды ярдәмендә уздырылды.