Казан мәктәпләрендә "Футбол дәресе" үз эшен дәвам итә

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Казан мәктәпләрендә "Футбол дәресе" үз эшен дәвам итә. Бу  FIFA-2018 Дөнья чемпионаты Волонтерлар үзәге ярдәмендә тормышка ашырылучы "Россия-2018" оештыру комитеты проекты. Дәресләр 2015нче елның декабрендә "Буын-2018" программасы кысаларныдна үткәрелә башлады. 

2016нчы елның 1нче сентябрендә FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздыручы барлык шәһәрләрдә беренче "Футбол дәресе" үткәрелде. Казанда югары сыйныф укучылары өчен дәресне Казан шәһәре мэры, "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин һәм "Рубин" футбол командасы капкачысы Сергей Рыжиков уздырды. "Футбол дәресе" сериясе 2016нчы елның декабренә кадәр барачак дип көтелә - Казанда 40 мәктәптә дәрес үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш, проектка шәһәребезнең югары уку йортлары да кушылырга тиеш. Барысы 30 000нән артык кеше дәресләрдә катнашыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International