2025 елның 3 һәм 4 июлендә БДИның өстәмә көнендә чыгарылыш сыйныф укучылары үз теләкләре белән быел тапшырылган имтиханнарның берсен яңадан бирә алачаклар. Әлеге хокук узган елларны мәктәп тәмамлаучыларга кагылмый.
2 - 3 июль көннәрендә Түбән Новгородта Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумының төбәк этабы - бөтен Идел буе федераль округы укытучыларын берләштергән масштаблы һөнәри чара уза.
Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Быел анда яңалыклар барлыкка килде. Шулай да югары уку йортлары әле һаман да абитуриентларның индивидуаль казанышлары өчен өстәмә баллар өсти ала.
Яшел Үзән шәһәренең музыка укытучысы Резедә Хисамова үз укучыларына гына түгел, ә махсус хәрби операциядәгеләргә дә ярдәм итә. Укытудан буш вакытта ул «СВОих не бросаем» волонтерлар төркеме фикердәшләре белән бергә маскировка челтәрләре үрә.
Программа 2025 елның июленнән ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул онлайн-форматта белем бирү программасы, туган телләрне алга этәрүче фикер лидерлары, креатив индустрияләр вәкилләре һәм башка спикерлар белән очрашулар, лагерьда күчмә интенсив һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү картасы» мультимедиа проекты эшли башлады. Ул 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында, өстәмә белем бирү системасында, шулай ук гаилә каравында файдаланырга тәкъдим ителә.
Казанда мәгариф учреждениеләрендә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа эшен дәвам итә: бүгенге көндә 12 мәктәптә эшләр алып барыла. Иң флагман объектларның берсе - Гариф Ахунов урамындагы 35 нче лицейда мәктәп рестораны. Ремонттан соң, туклану зонасы 100 урынга диярлек артачак, шулай ук кулланылган савыт-сабаны җыю өчен транспорт тасмасы барлыкка киләчәк. Ремонт эшләре барышын Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе бәяләде.
Бүген Алабуга районы администрациясе бинасында мәктәп укучыларын алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү тантанасы узды.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин механика көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды. Чара Яшел Үзән музыка театры бинасында узды.
Камал театрының яңа бинасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия башлыгы Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш укучылары белән очрашты.