МТС, цифрлы экосистема, "Познаем мир с фиксиками" һәм "Поколение М" федераль хәйрия проекты кысаларында "Рисуй со Смешариками" конкурсларына нәтиҗә ясады.
Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары илебезнең җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары базасында укыту-җитештерү комплекслары төзү өчен грантлар алуга гаризалар бирә ала.
Җәй башыннан Казан муниципаль лагерьларында 10 җәйге смена үткәрелде, аларда инде 3 меңнән артык бала ял итте.
9 июльдә “Елмай” балалар паркы павильонында “Әти-әниләр нәрсә турында сөйләшә?” клубының чираттагы очрашуы була.
2025-2026 уку елына абитуриентлар өчен «Работа в России» порталында 1,9 мең эш бирүчедән 3,8 меңнән артык гариза урнаштырылган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Питрәч районының Көек авылында 340 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объект «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
7 июльдә «Россия сегодня» Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә 2025 елгы БДИның башлангыч нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Казанның Киров районындагы 81 нче мәктәп территориясендә 1 сентябрьгә заманча спорт мәйданчыгы төзиячәкләр.
Серов урамындагы инклюзив бульвар территориясендә рус ишарә теле нигезләре буенча бушлай дәресләр сериясе узачак.
Казан (Идел буе) федераль университеты илнең әйдәп баручы юридик вузларының берсе икәнлеген кабат раслады: 2025 елның 3 июлендә бастырылган SuperJob рейтингы нәтиҗәләре буенча КФУ тәмамлаган юристлар иң югары хезмәт хаклары алу буенча Россия университетлары исемлегендә җиденче урынны алды.